Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
23 октябрь 2019, 10:39

Яман шештән саклаучы ризыклар

Кәбестәнең бөтен төрендә дә һәм шалканда сульфорафан бар. Ул шешнең үсүен туктата.Томат ликопинин дигән антиоксидант матдәгә бай, ул ир-егетләрне простата рагыннан саклый.

Яңа сыгылган кызыл чөгендер суты ашказаны, эчәклек, бавыр, бөерләрне яман шештән кисәтә.
Соядан эшләнгән ризыклар аномаль күзәнәкләр үсешен тоткарлый.
Балык һәм диңгез ризыкларын ешрак кулланыгыз. Сельд, сардина, макрель һәм сөләйман балыкларының туендырылмаган май кислоталары хатын-кызларны күкрәк яман шешеннән саклый.
Парда пешерелгән ризыкларны күбрәк кулланыгыз. Бер үк майда беркайчан да ике тапкыр ризык кыздырмагыз.
Ысланган ашамлыкларны күп кулланмагыз, аларны әзерләгәндә барлыкка килгән сумала онкологик авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Ит һәм казылыкны да чама хисен югалтмыйча ашарга кирәк.
Туңмайны күп куллану рак башлану куркынычын арттыра. Майсыз сөт ризыклары һәм майсыз эремчеккә өстенлек бирегез.
Күгәрә башлаган ризыкны кызганмыйча ташлагыз, чери яисә күгәрә башлаган җирен кисеп ташлап ашарга җыенмагыз. Күгәрек 10 төргә якын агулы матдә бүлеп чыгарырга сәләтле, мәсәлән, афлатоксин. Ул бавыр яман шешен китереп чыгарырга сәләтле, дип яза “Игелек.ру”
«Кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: