Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
24 октябрь 2019, 16:58

Чит ил җимешләрен содалы суда чайкатыгыз

Җылы як җимешләрендәге микробларны юкка чыгару авыр түгел.

Кибеттән сатып алынган җиләк-җимешне юмыйча ашарга ярамый. Чыннан да, чит илләрдән кайткан җимешләрнең нинди складларда сакланганын һәм ни рәвешле безгә кайтарылганын күрмибез. Шул ук вакытта, чиста су гына гөмбәчекләрне яисә башка микробларны тулысынча юкка чыгармаганлыгын да беләбез.
Җимешләрдәге микробларны бетерергә уйлыйсыз икән, аларны сода белән юыгыз. 1 литр суга 1 чәй калагы сода салыгыз да вак җимешләрне шушы суда ике минут чамасы тотыгыз. Аннары су белән чайкатырга кирәк.
Киптерелгән җимешләрне содалы суда 20 минут тотарга кирәк.
«Кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: