Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
25 октябрь 2019, 13:02

Иртән – кыздырып, төшкә – тәбә, кичкә каты итеп...

Русиялеләр йомырканы артык күп ашый башлаган. Һәр кеше бер елга уртача 280 йомырка ашый, дип раслый Sberbank CIB аналитиклары. Ә норма буенча 260 кына каралган. Димәк, бу продуктны куллану нормадан сигез процентка артыграк.

«Соңгы ун ел дәвамында Русиядә җан исәбенә йомырка куллану елына уртача бер процентка артты», – дип яза РБК, аналитиклар әзерләгән хисапка сылтама ясап.
Шул ук вакытта Русиядә йомырка куллану, АКШ белән чагыштырганда, 17 процентка артыграк, анда ел саен һәр кеше уртача 240 йомырка ашый. Ә Европа белән чагыштырганда, 33 процентка күбрәк. Анда җан башына елына 210 йомырка туры килә.
Читайте нас: