Көзнең икенче ае тәмамланып килә, кышка аяк басарга да күп калмады. Ә кышын безнең организм витаминнарга кытлык кичерә. Димәк, тәрәзә төпләрендә яшел тәмләткечләр үстерергә вакыт җитте. Монда үскән суган, базилик, укропны куллану йөрәк-кан тамырлары чирләрен искәртә һәм зыянлы холестерин күләмен киметә.
Гәүдә чамадан тыш авыр булуның сәламәтлеккә куркыныч белән янавын беләбез. Шул ук вакытта бу организмда начар холестеринның күп булуы һәм кан тамырлары белән бәйле проблемалар булу турында сөйли. Симез кешеләрнең 2нче типтагы шикәр диабеты белән чирләү хәвефе дә югарырак. Артык авырлык йөрәккә кирәкмәгән көчергәнеш китерә.
Гел файдалы ризыклар белән генә тукланыгыз дип әйтүне беребез дә кабул итмәс. Чынлап та, кайчакта зыянлы, ләкин бигрәк тәмле торт кисәге яки чипсылар да ашап куясы килә.
Тәмледән гел тыелырга һәркемнең дә көченнән килми. Бу кирәкми дә. Ләкин рационда барыбер сәламәт-файдалы ризыкларга өстенлек бирергә киңәш итә табиблар. Шуңа артык шикәр, тоз һәм майлы ризыклардан баш тартырга өйрәник.
Мисал өчен, бер бутербродта тоз көндәлек нормадан 46 процентка артып китә дип искәртә диетологлар. Ә моның инфарктка китерүе мөмкин. Әгәр файдалы бутерброд эшләргә телисез икән, икмәкнең карасын алыгыз, аңа майонез урынына үсемлек мае сөртегез, яшел салат яфракларыябыгыз. Ысланган казылык урынына пешкән ит алырга була. Маринадланган кыярны яшел борыч алыштыра ала.