Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
27 октябрь 2019, 20:56

Грипп эпидемиясе кайчан көтелә?

Табиблар декабрь ахырына кадәр прививка эшләтергә киңәш итә.

Республикада кискен респиратор инфекциясе белән авыручылар саны арта. Бу хакта “Роспотребнадзор” хәбәр итә. Вирус авыруы эпидемик чиктән түбәнрәк. Әлегә грипп белән авыручылар теркәлмәгән. Республикада гриппка каршы прививка эшләү дәвам итә. Бүгенге көнгә 817 мең кеше прививка эшләткән, аларның 178,9 меңе – балалар. Ведомство белдерүенчә, бу вакциналар быел аеруча актуаль булган грипп вирусларыннан саклаячак.
Республикада 418 мең балага һәм 1,4 миллион өлкән кешегә гриппка каршы прививка ясау күзаллана. Гадәттәгечә, грипп эпидемиясе гыйнвар-март айларында күзәтеләчәк дип фаразлана, табиблар декабрь ахырына кадәр прививка эшләтергә киңәш итә.
"Кызыл тан" сайтыннан
Читайте нас: