Яшел алмада шикәр аз, С витамины һәм тимер, микроэлементлар күбрәк икән. Шикәр авыруы белән авыручыларга, ашказанында әчелек түбән булган кешеләргә, алманың яшелен ашарга тәкъдим итәләр. Ә ашказананының әчелеге югары булган кешеләр баллы кызыл алмаларга өстенлек бирсә яхшы. Канда холестерин югары булган кешеләргә дә яшел алма файдалырак.