Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
27 октябрь 2019, 13:59

Табиб рекорд куйган

Уфа шәһәре күз табибы бер көндә 43 операция ясап Русиядә рекорд куйган.

Күз авырулары институты табибы, офтальмолог Гөлнара Исрафилова “Сәламәтлек саклау” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Ишембай шәһәренә эш сәфәре белән барган һәм 43 микрохирургик операция ясап тарихка кереп калган. Пациентлар арасында авыр диагнозлылары да күп булган. Әйтик, берсе – балалар церебраль параличы, берсе тумыштан күрми торган - минус 28ле, берсе – бердәнбер күзендә катаракта белән булган. Дүрт көн эчендә табиблар 120 операция ясаганнар.
Чыганак: bashinform.ru
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: