Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
28 октябрь 2019, 12:56

Сәламәт булыйк, балалар!

«Планета СПОРТ» физкультура савыктыру комплексы ачылганнан алып укучыларга бассейнга йөрер өчен бушлай абонемент бирелә. Быел уку атнасы 5 көнлек режимга күчкәч, Югары Тәтешле 2нче мәктәбе укучылары бассейнга ешрак йөри.

Көне буе парта артында дә­ресләр тыңлап арыган кыз һәм малайлар җылы, таза суда кое­на, йөзә. Биредә эшләүче хез­мәт­кәр­ләр аларны һәрчак ачык йөз бе­лән каршылый. Спорт комплексында һәр­вакыт чисталык, пөх­тәлек. Ба­лаларның сә­ла­мәт­леген шәф­кать туташы тикшереп кертә. Ул шулай ук суның организмга уңай тәэсире, мускулларны һәм йөрәк-кан тамырлары системасын ныгытуы, тән­не сыгылмалырак итүе, кәеф­не кү­тәрүе турында аңлата. Йөзү буенча тренер суда үзеңне тоту ка­гый­дә­ләре белән таныштыра. Бассейнда йөзү күп уку­чы­лар­ның яраткан шөгыле. Сә­ла­мәт­лек – барыбыз өчен дә зур байлык.
Эльвира МуллаяРова, Югары Тәтешле 2нче мәктәбе укытучысы.
Читайте нас: