Инсульт – кискен рәвештә (берничә минут яки берничә сәгать эчендә) баш миендә кан әйләнеше бозылу. Инсульт куркыныч авырулардан санала, кан әйләнеше системасы бозылу нәтиҗәсендәге үлү сәбәпләре арасында бу авыру икенче урында тора (йөрәк ишемиясеннән кала). Хәтта кеше исән калган очракта да инсультның нәтиҗәләре авыр була. Болар – гәүдәнең бер ягын паралич сугу, күзнең тулысынча яки өлешчә сукыраюы, сөйләм бозылу.
Инсульт ике төрле була: ишемияле һәм геморрагияле.
Ишемияле инсульт вакытында, кан тамыры тыгылу нәтиҗәсендә, кан әйләнеше туктала һәм баш миенең бер өлеше үлә.
Инсультның төп симптомнарын белү зур әһәмияткә ия:
• бит, кул-аякларның оюы;
• предметларның ике булып күренә башлавы;
• хәрәкәт бозылу – гадәттә гәүдәнең бер ягындагы кул яки аяк дөрес хәрәкәтләнми;
• бер күзнең начаррак күрә башлавы.
Әмма бу симптомнар кеше аңында булганда гына ачыкланырга мөмкин. Кеше еш кына аңын югалта, шул сәбәпле ул бөтенләй сөйләшә һәм хәрәкәтләнә алмаска мөмкин. Кеше аңында булса, аны елмайтып, телен чыгарып күрсәтеп, берәр катлаулы сүз әйттереп карарга кирәк. Әгәр аның бер як ирене чалшайса, теле берәр якка таба борылып китсә, сүзне бозып әйтсә, бу – инсульт симптомнары. Ике кулын да бертигез биеклеккә күтәрүен сорагыз – бер кулы «төшеп китсә», димәк, инсульт куркынычы бар дигән сүз.
Әлеге симптомнар күзәтелгән очракта, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртыгыз.
Табиблар килеп җиткәнче авыруны урынга яны белән яткырырга, тынычлыкта калдырырга, артериаль кан басымын үлчәргә кирәк. Дарулар кабул иткәндә сак эш итү зарур: кан басымын кисәк төшерү (160/90 миллиметрдан да түбәнрәк) баш миендәге ишемияне көчәйтергә мөмкин.
Шуны истә тотыгыз: авыруга медицина ярдәме беренче 3-4 сәгать эчендә күрсәтелергә тиеш.
Инсультны булдырмый калырга мөмкин. Моның өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк.
• Артериаль кан басымын һичьюгы атнага бер тапкыр булса да тикшерегез. Әгәр ул югары икән, аны контрольдә тоту өчен үз табибыгыз белән эшләгез. Артериаль кан басымының югары булуы – инсультка китерүче төп сәбәпләрнең берсе. Әгәр систолик артериаль басым даими рәвештә – 140тан яки диастолик басым даими рәвештә 90нан югары икән, табиб белән киңәшләшегез.
• Йөрәк ритмы бозылмаганмы – шуны белегез. Йөрәк ритмы бозылу – аның вакыт-вакыт кыскаруы дигән сүз. Бу исә йөрәк эшчәнлеге бозылуга һәм әлеге органның кайбер өлешләрендә канның тоткарлануына сәбәп була. Йөрәкнең кыскаруы тромбның бер өлешен гомуми кан әйләнешенә аерып чыгарырга, шуның нәтиҗәсендә баш миендәге кан әйләнеше бозылырга мөмкин.
• Тартуны ташлагыз. Тәмәке тарту инсульт барлыкка килү куркынычын ике тапкыр арттыра. Тартуны ташлау белән куркыныч кими.
• Каныгызда холестерин күләме югары түгелме? Әгәр ул 5,2 ммоль/л тәшкил итә икән, бу норма санала. Холестерин күләме югары булса, табиб белән диета һәм дарулар кабул итү турында киңәшләшегез.
• Физик күнегүләрне гадәти тормышта активлыкны арттыру өчен кулланыгыз. Һәр көнне зарядка ясагыз. Көн саен 40 минут җәяү йөрү сәламәтлекне яхшырта һәм инсульт барлыкка килү куркынычын киметә.
• Ризыкта тоз күләме һәм терлек майлары аз булырга тиеш. Бу артериаль кан басымын да, инсульт куркынычын да киметә. Менюда җиләк-җимеш, яшелчә һәм ярмалар өстенлек итүе зарур.
Инсультка китерүче сәбәпләр:
• канда холестерин һәм шикәр күләменең югары булуы,
• исерткеч эчемлекләр белән мавыгу,
• артык авырлык, гиподинамия,
• тозны кирәгеннән артык куллану.