Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
5 ноябрь 2019, 17:48

Кызыл борыч

АКШтагы Маршалл Университетына караган Медицина мәктәбе тикшеренүчеләре чили борычындагы компонентлар үпкә яман шеше үсешен акрынайта дигән фикердә. Белгечләр чилига составындагы ачы тәм бирүче капсаицин матдәсе аденокарцинома (үпкә яман шешенең иң киң таралган төре) үсешен туктатырга һәм метастазалар барлыкка килүгә киртә булырга сәләтле, ди.

АКШтагы Маршалл Университетына караган Медицина мәктәбе тикшеренүчеләре чили борычындагы компонентлар үпкә яман шеше үсешен акрынайта дигән фикердә.
Белгечләр чилига составындагы ачы тәм бирүче капсаицин матдәсе аденокарцинома (үпкә яман шешенең иң киң таралган төре) үсешен туктатырга һәм метастазалар барлыкка килүгә киртә булырга сәләтле, ди.
- Капсаицинны көннәрдән-беркөнне химия терапиясе белән беррәттән үпкә яман шешен дәвалауда кулланып булуга шик юк, - ди тикшеренү авторларының берсе Джейми Фридман.
Моңа кадәр капсаицин яман шешның берничә төре үсешен “баса” дип хәбәр иткәннәр иде. Шулар исәбендә - меланома (тире яман шеше) һәм холангиосаркома (бавыр яман шешенең бер төре). Бу ачы тәмләткечне куллану гомум үлемнең 13 процентка кимүе белән дә бәйле.
Ләкин... уникеилле эчәк һәм ашказаны җәрәхәтендә, гастрит (кислоталылык югары булган очракта) авыруларында чили борычын куллану тыелган.
Российская газета чыганагы
Читайте нас: