*Тикшерүне аяктан башлагыз. Шешенке балтырлар бөерләрнең генә түгел, бавырның да бик үк тәртиптә түгеллеген кисәтә. Бу хәтта йөрәк эшчәнлегенең дә нормаль булмавын күрсәтә.
*Тез капкачының шешенкелеге – калкансыман биз эшчәнлеге бозылу билгесе.
* Әгәр дә сез кинәт чатанлый башласагыз, балтыр мускулларыгыз йомшарса, нерв системагызга игътибар бүлегез – склероз башланмыймы икән?
*Кинәт кенә ботның авыртып алуы артроз яки оча сөяге ялкынсынуы билгесе булырга мөмкин.
*Кулларның нинди хәлдә булуы да – төрле авырулар көзгесе. Беләкнең кинәт кенә хәлсезләнүе һәм катып калуы (кул тыңламый башлый) микроинсульт турында хәбәр булырга мөмкин. Терсәктә барлыкка килгән төеннәр, иңбашның авыртуы ревматизм билгесе булырга мөмкин.
*Уч төбенең һәрвакыт тирләве – калкансыман биз эшчәнлеге бозылу билгесе. Уч төбе кычыту да, акча керәчәге турында хәбәр итүдән бигрәк, организмыгызда авитаминоз яки шикәр авыруы башлану турында куркыныч кисәтү булырга мөмкин.
*Тиредә вак кабырчыклар, бетчәләр барлыкка килү яки тиренең кабырчыкланып кызарып торуы шулай ук шикәр авыруы турында кисәтү.
*Ике атна чамасы рәттән касыкта төеннәр капшыйсыз икән, һич кичекми табибка барыгыз: бу шеш, хәтта яман шеш билгесе булырга мөмкин.
*Эчегезнең аскы өлешендә каты авырту булып ала икән, үзеннән-үзе беткәнен көтеп утырмаска киңәш ителә. Моның сукыр эчәк яки эчәкләрдә шеш билгесе булуы мөмкин.
*Гүзәл затлар күкрәкләренә игътибарлы булырга тиеш. Аларның зурлыгы үзгәрсә яки анда “әфлисун кабыгы” барлыкка килсә, яки сыеклык бүленеп чыкса, яки, киресенчә, “күкрәкләр корыса”, бернигә карамый табибка күренергә ашыгыгыз. Еш кына күкрәк яман шеше үзен шулай белдерә.
*Култык астында төерләр барлыкка килү күңелсезлекләрнең башы булырга мөмкин – бу ялкынсыну, лимфалар яки күкрәк бизләре яман шеше билгесе булырга мөмкин.
*Телевизорны ачкан саен “Чәчләрнең сәламәтлеге һәм матурлыгы” турында юкка гына сөйләмиләр. Сынучан чәчләр организмга тимер яки В витамины җитмәвен хәбәр итә. Ә инде кинәт чәчләр күпләп коела башласа, иммун системасында үзгәрешләр башланган дигән сүз.