Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
7 ноябрь 2019, 18:55

Кояш яктысы җитешмәгәндә...

Тиешле вакыт йоклау, майлы диңгез балыгы ашау, спорт белән шөгыльләнү, ачык һәм якты төсле киемнәр кию, күңелгә ятышлы кешеләр белән аралашу кояш яктысы җитешмәүне кире кагарга булыша дип белдерә табиблар.

Психолог Илья Шабшин белдерүенчә, кояш дефициты кешенең психик һәм физик халәтенә, атап әйткәндә, метеосизгерлегенә, тискәре йогынты ясый. Ул кәеф начараюын, боеклык, пессимизм, күңел төшенкелеге, апатия тудыра.Чөнки, психолог раславынча, яктылык җитешмәү тормышның караңгы ягы сыман негатив кабул ителә.
Психолог яктылык җитешмәүне өйдә сары яктылык исәбенә булдырырга киңәш итә. Шулай ук ачык төсле киемнәр кияргә һәм чагу бизәнгеч әйберләре тагарга кирәк. Өй эчендә исә плед һәм төрле төстәге мендәрләр уңай кәеф тудырырга булышачак. Шулай ук яхшы компаниядә үткәрелгән вакыт та кәефне күтәрергә ярдәм итә.
Табиблар раславынча, кояш яктылыгы җитешмәү организмда Д витамины дефицитына һәм матдәләр алмашынучанлыгын сүлпәнәйтүгә китерә. Моны булдырмас өчен йод һәм Д витамины булган продуктлар, мәсәлән, диңгез кәбестәсе, майлы диңгез балыгы, тәрәч (треска) бавыры, шулай ук әгәр кан анализы җитешмәвен күрсәтсә, өстәмә витаминнар эчәргә кирәк. Шулай ук йокы режимын көйләү һәм организм төн чыкканчы көч җыйсын өчен 23 сәгатьтән соңармыйча йокларга ятарга кирәк. Шулай ук кешегә шатлык гормоннары —дофамин һәм эндорфин — бүленүгә булышлык итүче спорт күнекмәләре белән шөгыльләнергә кирәк.
Читайте нас: