Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
7 ноябрь 2019, 22:01

Сахалинга табиб булып барыр идегезме?

Медицина өлкәсендә эшләүче югары белемле табиблар һәм фармацевтлар уртача 79 мең 75 сум акча ала икән.

Бу күрсәткеч 2019 елның гыйнвар-сентябрь айларына туры килә. Иң югары эш хаклары Чукотка (187,9 мең сум) һәм Ямал Ненец ( 182,7 мең сум) автономия округларында эшләүче табибларда, дип хәбәр итә Росстат. Ненец автоном округында -166,7 мең сум, Сахалин өлкәсендә - 158 мең., Магаданда - 150 мең һәм Мәскәүдә - 142,4 мең сум тәшкил итә. Иң түбән эш хаклары Ингушетиядә - 43,4 мең сум, төньяк Осетиядә - 44,7 мең., Кабарды-Балкарда һәм Карачаево-Черкесиядә 45 мең сум тәшкил иткән. Былтыр бу вакытка уртача эш хакы 73,9 мең сум булган.
Чыганак: ТАСС ру
Фото: Delatdelo.com
Читайте нас: