Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
7 ноябрь 2019, 22:11

Яңа йөрәк белән яңача яши башлаучылар

Быел Башкортстанда донор йөрәге күчереп кую буенча гадәттәге 3-4 операция урынына 7әү эшләнде, дип ВК социаль челтәрендәге битендә хәбәр итте БР Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.

“Бүген миңа донор йөрәге күчереп кую буенча операция үткәргән кеше болай диде: “Саф һавада йөрисем килә. Бер-ике көннән өйгә кайтырга җыенам. Шундый хис-тойгылар кичерәм, әйтерсең дә, яңадан йөрергә өйрәнәм. Операциягә кадәр һәм аннан соңгы торышым арасында аерма бик зур. Элек 10 адым эшли идем дә, тыным кысылып, туктап кала идем. Хәзер иркенләп йөрим. Табиблар Владимир Сурковка һәм Инна Зубаревага зур рәхмәт!”
Мондый пациентлар быел бездә җиде. Элек 3-4 кенә була торган иде. Шушы глобаль булмаган саннарда гомернең иң глобаль мөмкинлеге яшеренгән – Яшәү мөмкинлеге”, - ди Забелин.
Моңа кадәр Республика кардиологик үзәгендә үткәрелгән уңышлы операцияләрнең берсе турында хәбәр иткән идек.
Читайте нас: