Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
8 ноябрь 2019, 15:50

13-15 яшьтә... аборт

Республикабызда балигъ булмаган кызларның аборт ясату очраклары кискен арткан.

2017 елда 13-15 яшьлек кызлар арасында 64 аборт ясату очрагы теркәлсә, былтыр бу сан 364кә җиткән.
Табиблар белдерүенчә, әлеге күрсәткеч күпкә артыграк булуы да мөмкин. Ни дисәң дә, шәхси клиника хезмәтләренә мөрәҗәгать итүчеләрнең исәбе рәсми мәгълүматларда теркәлми.Хәлне уңай якка үзгәртү өчен балаларга гаиләдә дөрес җенси тәрбия бирүгә басым ясау кирәктер: хәзер күп әти-әниләр балалары белән сөйләшергә, аларның рухи дөньясы белән кызыксынырга да вакыт тапмый. Ә телевидение, Интернетта үрнәк алырлык уңай геройлар юк дәрәҗәсендә.Менә шуннан бала-чага кыек юлга кереп китә дә инде...
Читайте нас: