Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 ноябрь 2019, 14:55

Республика кардиоүзәгенә яңа җиһазлар кайтты

Республика кардиология үзәгендә җиһазлар яңарту Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Республика кардиоүзәгенең функциональ диагностика бүлегенә яңа җиһазлар – кардиоинтервалография һәм артериаль кан басымын һәм ЭКГ мониторинглауның катнаш системасы урнаштырыла.
Диагностика өчен аппаратларның гомум бәясе бер миллион сумнан артып китә. Җиһазлар «Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш" проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстан бюджеты исәбенә сатып алынды.
Ул быелдан 2024 елга кадәр «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
#национальныйпроект #нацпроект #региональныйпроект #нацпроектБашкортстан
Читайте нас: