Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 ноябрь 2019, 23:05

Татарстан КВНчылары фаҗигагә очраган

Һәлакәт нәтиҗәсендә клубка нигез салучы Фәридә Таштанованың гомере өзелгән.

Татарстан Республикасының Шаяннар һәм тапкырлар клубы сайтында узган төндә Казан – Яр Чаллы трассасында булган куркыныч фаҗига турында хәбәр ителде. Бер төркем оештыручылар ярымфиналдан соң "Volkswagen Jetta" автомобилендә КамАЗ йөк машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, Татар КВНы лигасына нигез салучы Фәридә Таштанова һәлак була.
Хәбәрдә, шулай ук, Ильяс Хәсәнов, Руслан Тюпа, Руслан Харисов һәм Катя Захаровның зыян күрүләре билгеләп үтелә. Икесе хәзер Яр Чаллы шәһәре дәваханәсендә реанимациядә. Ильяс Хәсәнов кома хәлендә.
Республика КВН командасы белән булган бу хәл клуб өчен зур фаҗига диелә. Клуб бу хәл белән бәйле барлык чыгымнарны үз өстенә алган.⠀
Читайте нас: