Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
10 ноябрь 2019, 22:20

Песиләрен коткарам дип, янып үлгән

Үсмер янгын дөрләгән йортка яңадан кереп китә.

Бу хәл 9 ноябрьдә Мәскәү янындагы Электросталь шәһәрендә булган. Бессоновлар гаиләсе яшәгән йортта көндез куркыныч янгын башланган. Ир белән хатын һәм аларның 15 яшьлек улы Костя урамга йөгереп чыккан. Тик үсмер көтмәгәндә, яраткан песиләре утта калуын искә төшереп, кире өйгә ташлана. Һәм кире чыга алмый. Янгын сүндерүчеләр аның җәсәден генә таба.
Күршеләр сүзләренә караганда, алар ниндидер шартлау ишеткән һәм ут, кинәт кабынып, бөтен өйне колачлаган. Янгын газ баллоны шартлаудан килеп чыккан дип фаразлана.
Читайте нас: