Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
11 ноябрь 2019, 21:05

Икмәк сайлый беләбезме?

Роспотребнадзор белгечләре икмәкне дөрес сайлау буенча киңәшләр биргән.

Алар икмәк-булка эшләнмәләрен тукыма янчыкта, полимер пленкада яки полиэтилен пакет урынына гади икмәк савытында сакларга куша. “Икмәк дөрес формалы, изелмәгән, чатнамаган булырга тиеш, - диләр белгечләр. – Ул яхшы итеп пешкән булырга тиеш. Ипинең йомшагында төерләр, бушлыклар булмаса, яхшырак”.
Белгечләр икмәкне махсус җиһазланган киштәләре, витриналары, җилләтелә торган бүлмәләре булган стационар сәүдә урыннарында гына сатып алырга киңәш итә. “Урындагы икмәк фабрикаларында пешкән эшләнмәләргә өстенлек бирергә тырышыгыз. Чөнки ерак арага озатылу аркасында импорт товарларга еш кына консервантлар салучаннар”, - диләр алар.
Белгечләр тагын бер мәртәбә сатып алучының беренче таләбе буенча ипинең сыйфатын һәм хәвефсез булуын раслаучы документларны күрсәтергә тиеш. Күгәрек күренгән ипине кулланудан сак булырга кирәк. Онытмагыз – икмәк тәмле, сыйфатлы, яңа пешкән вакытында гына файдалы.

Читайте нас: