-Әйтегезче, соңгы чорда Русиядә гомер озынлыгы ничек үзгәрде?
-Ул, бар дөньядагы кебек үк үсүен дәвам итә: бу глобаль тенденция һәм бездә дә күзәтелә. Әгәр үткән елда бездә көтелгән уртача гомер озынлыгы 72,7 яшь тәшкил иткән булса, быел инде ул 72,9 арткан. Чагыштыру өчен: 90нчы еллар уртасында бу күрсәткеч нибары 64-65 ел тәшкил иткән булган. Алай гына да түгел, безнең илдә бүген “80+ клубы”на керүче төбәкләр хәтсез. Мәсәлән, Ингушетия, Мәскәү, Санкт-Петербург һ.б. Озын гомерлеләргә бай төбәкләр саны киләчәктә дә артыр дип ышанам.
-Төбәкләрдә гомер озынлыгына нәрсәләр тәэсир итә? Кавказ белән хәлләр берникадәр аңлашыла, ләкин шул ук Мәскәү һәм Петербургны, экология яки урындагы халыкның начар гадәтләре уңаеннан бәяләгәндә, уңышлылар исемлегенә кертеп буламы икән?
-Гомер озынлыгы экология белән генә түгел, бик күп процесслар ярдәмендә билгеләнә. Һәм кешенең озак яшәвенә аның тәртибе, хәвеф факторлары да тәэсир итә.
Әгәр дә экология адәм баласының гомер озынлыгына 10 процент чамасы тәэсир итсә, кешенең үз сәламәтлегенә мөнәсәбәте 50 процентка кадәр.
Бүген сәламәт яшәү рәвешен – спорт белән шөгыльләнү, алкогольдән һәм тәмәке тартудан баш тарту – модага кертү бик дөрес гамәл дип исәплим. Әлбәттә, сәламәтлек саклау учреждениеләренең эше һәм ярдәм күрсәтү дәрәҗәсе, тормыш уңайлыклары да бик мөһим. Ләкин иң мөһиме – кешеләрнең үз-үзен тотышы, үз-үзләренә игътибарлылыгы.
-Әгәр дөньядагы хәлләрне игътибарга алсак, озын гомерлеләр саны буенча беренчелекне Япония тотамы?
-Планетабызда кешеләр озак яшәгән берничә “зәңгәрсу зона” бар. Болар – Япония (атап әйткәндә, Окинава), Коста-Рика, Калифорниянең бер җирлеге, Сардиния. Шул ук вакытта әлегә кадәр ни өчен бу урыннарда кешеләрнең озак яшәү сере ачыкланмаган. Галимнәр бүгенгә бер Окинавада гына генетикага бәйле сәбәпләрне ачыклый алган.
-Бүгенге көндә кемнәрне өлкән яшьтәге кешеләр дип атарга мөмкин?
-Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы классификациясе буенча өлкән яшьтәгеләргә 60 яшьтән узганнар керә. 75 яшьтән узганнар инде картлар категориясендә исәпләнә. Ә чынлыкта исә, 50 яшьтә дә – карт, 90 яшьтә дә яшь булырга мөмкин.
-Кешенең физик һәм психологик яктан яшь булуы нәрсәдән тора?
-Бүгенге 50 яшьлекләр, ХХ гасыр уртасында яшәгән яшьтәшләреннән якынча 20 елга яшьрәк. Элек 50 яшь картаюның башы дип исәпләнсә, бүген бу яшь әле тагын да 20-25 ел дәвамында югарыга үрләү мөмкинлеге барлыгын аңлата.
Шуны да онытмаска кирәк: “өлкәнрәк” яки “яшьрәк” аңлатмалары ниндидер социаль нәрсәләргә генә түгел, шул ук вакытта биологик факторларга да карый. Тикшеренүләр шуны күрсәтә: кешеләрнең физик һәм акыл активлыгы бүген моннан 50 ел элеккегә караганда күпкә югарырак һәм ул әкренрәк сүнә. Кешенең баш мие никадәр күбрәк мәгълүмат алса, ул шулкадәр әкренрәк картая.
Шулай итеп, кешеләр яңалыкларны өйрәнүне дәвам итәләр, гаджетлар кулланалар, башка кешеләр белән аралашалар, күп сәяхәт итәләр һәм күбрәк белергә тырышалар. Болар барсы да адәм баласына үз яшенә караганда яшьрәк булып калырга ярдәм итә.
-Русия халкының гомерен нинди факторлар кыскарта?
-Безнең илдә иң зур проблема булып ир-егетләрнең яшь килеш һәм урта яшьләрдә күпләп вафат булуы тора. Бу, нигездә, 25-45 яшь тәшкил итә. Төп сәбәпләр арасында йөрәк-кан тамырлары чирләрен атарга мөмкин. Хәвеф факторлары монда инде күптән билгеле. Мәсәлән, әгәр кеше үзенең гәүдә авырлыгын, кан басымын даими контрольдә тотмый, физик активлык белән шөгыльләнми, үзендә шикәр чире башланмасын өчен тырышмый, туклануына игътибар бирми, рационында тоз һәм шикәр микъдарын киметми һәм яшелчә-җимешләргә өстенлек бирми икән, медицина технологияләре никадәр алга китсә дә, хәлләр үзгәрмәячәк. Ә спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке тарту ирләрнең иртә үлеме сәбәпләрен күрсәткәндә беренче урынны били.
-Шул ук вакытта, эчеп тә-тартып та йөз яшькә җиткән кешеләрне мисал итеп китерергә була...
-Әлбәттә, гомер озынлыгының 20 процент чамасына нәселдәнлек үз өлешен кертә. Әгәр генетик коды яхшы икән, начар гадәтләргә ия булучылар да ниндидер дәрәҗәдә оптимистик карашта яши ала.
Ләкин, минем фикеремчә, Черчиль, әгәр ул сәламәт яшәү рәвеше дә алып барган булса, озын гомерле генә түгел, ә бик-бик озын гомерлеләр исәбенә кергән булыр иде.
Без барыбыз төрле, барыбызның да генетикасы да төрле. Шуңа күрә кешеләрнең гомер озынлыгын киләчәктә нәкъ менә превентив технологияләр (искәртү, ә чирләрне дәвалау түгел) билгели башлаячак..
-Киләчәктә кешеләрнең ничә яшькә кадәр яши алачагын якынча фаразлап буламы?
-Бүген бар дөньяда халыкның гомер озынлыгы үсүе күзәтелә. Ә менә максималь (иң озак яшәү) чиге тотрыклы дип исәпләнә, ул 115 ел чамасы тәшкил итә. Бу без һәм киләчәк буыннарыбыз яшәргә исәп тота алырлык яшь.
Медицина үсеше фаразларына килгәндә безне тәү чиратта генетика, эпигенетика, геннарны регуляцияләү белән бәйле яңа технологияләр көтә. Инде бүген үк картаю өчен җавап бирүче 500ләп ген ачыкланган. Һәм фәнни тикшеренүләрнең нәкъ менә әлеге юнәлеше перспективалы дип уйлыйм.
-Ә киләчәктә барлыкка килү мөмкин булган чирләр уңаеннан фаразлар бармы?
- Әлеге картинаны без ниндидер дәрәҗәдә әле үк күзаллый алабыз. Беренчедән, гадәти чирләр элек 50-60 яшьлекләрдә барлыкка килгән булса, хәзер алар 80 яшьлекләрдә очрый. Аларны дәвалау да бүген башка төрле ысуллар таләп итә.
Икенчедән, киләчәктә эпидемияләргә әверелерлек 6 сәбәпне аерып карарга мөмкиндер. Боларга йөрәк-кан тамырлары авыруларын (өлкәннәр үлеменең 50 процентында диярлек алар гаепле), шикәр чирен, Альцгеймер чирен, аяк-кул хәрәкәтләнү системасын, хроник обструктив бронхитны кертергә мөмкин. Әлеге 6 проблеманы без якын киләчәктә аеруча нык сизәчәкбез, чөнки халыкның картаюы белән бергә әлеге чирләр дә кискенләшә барачак.
-Фән бу уңайдан нәрсә дип җавап бирә?
-Әлеге 6 чир картаюның теге яки бу процессын яктырта һәм аларның тамырлары да бер. Фәннең төп бурычы – әлеге тамырны табып, чирнең үзен түгел, ә ә теге яки бу чир белән чагылучы картаю процессын искәртү. Бүген бар дөньяда моны тикшерүләр бара, шул исәптән Русиядә дә. Мәсәлән, безнең ил галиме Алексей Оловников беренче булып теломерлар – хромосомаларның ахыргы участокларын ачты. Алар нәкъ менә күзәнәкләрнең күпме вакыт яши алачагын әйтеп бирә ала. Бүген шулай ук Мәскәү дәүләт университетында да зур эшләр алып барыла: академик Владимир Скулачев шул исәптән картаю барышына тәэсир итүче дарулар уйлап таба.
-Бүген карт кешеләрнең сәламәтлеген саклау эше нинди дәрәҗәдә куелган?
-Өлкәннәргә медицина ярдәме күрсәтү киң колач ала, чөнки аларны дәвалау эшен гериатрлар гына түгел, ә төрле белгеч-табиблар алып бара. Гериатрияне ярдәм системасы итеп алсак, алга китеш нык сизелә. Мәсәлән, ил буенча 4 мең гериатрия-койка урыны ачылган, бу узган ел белән чагыштырганда 2 тапкырга күбрәк. 500дән артык кабинетлар ачылган, 900дән артык табиб гериатр сертификатлары алган.
Шул ук вакытта әлеге өлкәдә зур үсеш күрергә дә мөмкин түгел, ни өчен дигәндә, гериатрия – катлаулы белгечлек. Ул кыйммәтле технологияләр һәм диагностикалау өчен катлаулы корылмалар сатып алу өчен зур акча тотуны таләп итми. Биредә табибтан, тәү чиратта, белемле булу сорала. Мин ышанам, куелган максатларга ирешербез: 2024 елга кадәр илдә 2 мең табиб-герантолог эшли башлар һәм 7 мең гериатрия койка-урыннары булыр.
-Нәрсә ул уңышлы картаю һәм Русиядә уңышлы картаючы кешеләр бармы?
-Уңышлы картаю – ул ниндидер аерым бер нәрсә түгел. Ул – кешенең үсеше дәвам итү, аның киләчәккә максатлары, теләкләре булу, аның иҗат белән теләп шөгыльләнүе, белемен арттыруы, һәрвакыт кайдадыр югарыга омтылышы. Русиядә андый кешеләр бар, ләкин кызганычка каршы, бу күренеш әлегә массакүләмгә әверелмәгән.