Студентлар районыбызның социаль- икътисади перспективасы, сәламәтлек саклау өлкәсендәге планнар белән танышты. Очрашуда эшкә урнашу мәсьәләләре, урындагы үзидарә органнары тарафыннан күрсәтеләчәк ярдәм, «Земский доктор», «Земский фельдшер» проектларының тормышка ашырылуы турындагы сораулар күтәрелде. Район хакимиятенең әлеге чарада катнашкан һәр студентка медицина киеменә сертификатлар тапшыруы очрашудагы күңелле минутларның берсе булды.