Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 ноябрь 2019, 23:45

Урамда егылып үлгән

Бүген Уфаның Дим бистәсендә өлкән яшьтәге ирнең кинәт кенә хәле начарая.

Егылган кеше янына ашыгыч ярдәм чакыртыла. Табиблар 40 минут аның гомере өчен көрәшә. Ләкин коткарып кала алмыйлар.— Ул кинәт егылды, кызганычка каршы, коткара алмадылар, — ди шунда булган бер шаһит. — Правда урамында яшәгән диләр...
Бу хәлне күзәтеп торучылар ашыгыч ярдәмнең тиз килеп җитүен белдерә.

Бу көннәрдә һава торышы тотрыклы түгел. Әле яңгыр, әле кар. Атмосфера басымы да "уйный". Бу бигрәк тә өлкән яшьтәгеләрнең хәленә авыр тәэсир итә. Якыннарыгызга игътибарлы булыгыз. Мондый көнне өйдән чыкмау хәерле.
" Кызыл тан" сайтыннан.
Читайте нас: