Авыруның сәбәпләре
Аның төп сәбәпчесе – дөрес тукланмау һәм аз хәрәкәтләнү, артык тән авырлыгы. Моннан тыш, авыру нәселдән күчә, чир яисә җәрәхәт нәтиҗәсендә киеренкелек кичерү дә авыруга юлыктыруы мөмкин. Чамадан тыш күп ашау, организмга физик эш җитмәве, өйдәге һәм эштәге күңелсез хәлләр, стресс – шикәр диабетының төп сәбәпчеләре булуы мөмкин.
Авыруның билгеләре
Авыз кибү, су эчәсе килү, хәлсезлек, хәтернең һәм игътибарның начараюы – авыруның беренче билгеләре.
Ачыгу тойгысы барлыкка килә, күпләре симерә, кайберләре ябыга. Артерияләрдәге кан йөреше бозылуы тромбозга, гангренага килтерергә мөмкин. Тән тиресе дә үзгәрә, җәрәхәтләр озак уңала, күрү сәләте кими, бөтенләй сукыраю ихтималлыгы да бар.
Дәвалау
Диабет белән чирләгәндә физкультура белән актив шөгыльләнергә һәм мотлак артык авырлыктан котылырга кирәк. Шикәр диабетын дәвалау иң тәүдә организмдагы сафтан чыккан матдәләр алмашынуы процессын җайга салуга юнәлтелергә тиеш. Диабет белән чирле кешегә диета тоту мотлак.
Иң мөһиме, организмыгызда нинди дә булса тайпылыш сизсәгез, мотлак табипка мөрәҗәгать итегез. Аны дәвалауда өч төп алым бар: диета, шикәр дәрәҗәсен киметү терапиясе һәм инсулин терапиясе. Кандагы шикәрне киметү
өчен махсус дарулар куллану кирәк.
Диабетны искәртү:
Углевод алмашынуын җайга салу, көндәлек туклану рационына игътибарны арттыру кирәк. Бу чирнең билгеләре булмаса да, кандагы шикәр дәрәҗәсен контрольдә тоту мотлак. Анализ шикәр канда аз булган вакытта – иртән алына. Шикәр диабеты белән чирләп тә тулы канлы тормыш белән яшәргә була, моның өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, диета тотарга, ешрак дәваханәгә мөрәҗәгать итәргә һәм даими анализ биреп торыргы кирәк.
Шикәр нормасы
14 яшькә кадәрге балаларда – 3,33-5,55 ммоль/л;
өлкәннәрдә – 3,89-5,83 ммоль/л;
60 яшьтән узганнарга – 6,38 ммоль/л;
авырлы чакта – 3,3-6,6 ммоль/л булырга тиеш.
1922 елдан алып шикәр диабетын инсулин белән дәвалыйлар. Әлеге күпләр өчен яшәү чыганагы булган инъекцияне Канаданың яшь галиме Фредерик Бантинг уйлап таба һәм, беренче тапкыр аны кулланып, 14 яшьлек малайның гомерен саклап кала. 1991 елдан башлап ноябрь аенда (14 ноябрьдә – инсулинны уйлап табучының туган көнендә) Бөтендөнья шикәр авыруына каршы көрәш көне билгеләнә. Бантингка һәм аның хезмәттәше Маклеодка Нобель премиясе тапшырыла.