Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
15 ноябрь 2019, 23:25

Нигә күпләр туган көне алдыннан авырый?

Астрологлар фикеренчә, кешенең туган көне алдындагы атна иң авыры санала икән.

Табиблар һәм астрологлар билгеләвенчә, кешенең туган ае аның өчен бик катлаулы, ә туган көне алдындагы атна иң авыры санала. Шуңа да бу айда алар еш авырый, кәефләре төшенке була.
Астрологлар фикеренчә, туган көн алдыннан килгән айда тискәре энергетик төсмерләр күп тупланган. Бу бер чордан икенчесенә символик рәвештә күчеш вакыты, ди алар. Астрология буенча, туган көнеңне ничек каршылыйсын, аны шулай үткәрәсең дә икән. Күчеш ноктасы нәкъ менә туган көннең үзенә туры килүен онытмаска кушалар. Туган көнне шау-шулы бәйрәмсез, тыныч кына үткәрергә киңәш бирә астрологлар. Бу көнне организм бик хәлсез була, дип аңлаталар.
Читайте нас: