Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
15 ноябрь 2019, 23:45

Ниләр эшләргә ярамый?

Гигиена кагыйдәләре: пычрак куллар белән кияргә ярамый, пычрак линзаларны кияргә ярамый, контейнердагы линзаларны чистарта торган махсус эремәне (раствор) гел алыштырып торырга кирәк.

  1. Яраклылык срогы үткән линзаларны, эремәләрне кулланырга ярамый. Линза бер көнлек икән аны 1 көн генә кияргә, бер айлыгын – бер ай, шуннан ташларга кирәк. Чөнки линзада аксым, май туплана һәм кислород үтеп керүне түбәнәйтә.
  2. Линзаларны теләсә нинди сыекчага манарга һәм сакларга ярамый (төкерек, су һ.б.). Аларны чистарту өчен махсус эремәләр бар.
  3. Бассейнда йөзгәндә, су кергәндә саклый торган (защитные) махсус күзлек кияргә кирәк. Суда төрле микроб-бактерияләр күп.
  4. Гадәттә линзаларны салмыйча йокларга ярамый. Кайберләрен ярый, әгәр инструкциядә күрсәтелгән булса гына.
  5. Бозылган, ертылган линзаларны кияргә ярамый. Күзләрнең лайлалы тышчасы җәрәхәтләнәчәк. Шулай ук линзаларга каты предметлар һәм тырнаклар белән тияргә ярамый, бозылачак.
  6. Төтенле, күп химик матдәле биналарда линзаларны кимәсәң, яхшырак.
  7. Йогышлы авырулар булганда, күзләр кызарганда, ОРВИ вакытында линзаларны кияргә ярамый.
  8. Беркемгә дә линзаларыгызны киеп карар өчен бирергә ярамый.
  9. Линзаларны кияр алдыннан косметика, кремнар, лосьоннар кулланмагыз. Линзалар пычрана. Кигәч кенә кулланырга кирәк.
  10. Чыганак: naturemed.ru
    Фото: cdn.abcotvs.com
    Читайте нас: