Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
15 ноябрь 2019, 23:55

Тәмәкене ташлап буламы?

300гә якын кеше ташлый алган.

2019 елда Башкортстанның 280 кешесе тәмәке тартуны медиклар ярдәмендә ташлаган, дип хәбәр итә республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Тәмәке тарту бәйлелегеннән 1нче республика наркология диспансерында бушлай дәваланырга мөмкин. Моннан тыш, Белорет үзәк район хастаханәсендә тәмәкедән баш тарту кабинеты эшли. Республиканың медицина оешмалары нигезендә тәмәкедән баш тартуның 38 мәктәбе бар, аларда җиде меңгә якын кеше белем алган.
Төбәктә тәмәкегә каршы кампания «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында башланды. Республика сәламәтлек саклау министрлыгы халык арасында сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру буенча системалы эш алып бара. Күптән түгел балигъ булмаганнарга тәмәке тарту өчен электрон җайланмалар сатуны тыя торган закон кабул ителде.
Шулай ук республикада 2019 елда эчкечелеккә каршы кампания башланды. Төбәк башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән өч бәйрәмдә хәмер сатуга чикләүләр кертелде. Ул шулай ук Яңа ел каникуллары вакытында спиртлы эчемлекләр сатарга ярамаячак, дип белдерде.
Читайте нас: