Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
16 ноябрь 2019, 00:00

Депрессиядән ничек котылырга?

Ел мизгелләре алмашкан вакытта, аеруча моңсу көннәрдә кайсыбер кешеләр депрессиягә бирелергә мөмкин. Күңел төшенкелегеннән ничек котылырга?

Бостон университетының Медицина мәктәбе галимнәре моның юлын тапкан. Алар дәлилләвенчә, йога һәм сулыш күнегүләре депрессия һәм борчылуның билгеләрен кыска вакытта җиңеләйтергә сәләтле.
Моның шулай икәнлеген исбатлар өчен тикшерүчеләр клиник депрессия белән җәфаланучы 30 кешенең торышын өч ай буена күзәткән. Әлеге кешеләргә йога белән шөгыльләнергә тәкъдим ителгән.
Бер ай үтүгә пациентларның йокысы шактый яхшырган, алар үзләрен тыныч тота башлаган. Физик ару һәм хафалану билгеләре азайган. “Йоганың депрессия белән көрәштәге роле фәнни расланды. Хәзер сәламәтлекләрен ныгыту һәм үзләрен яхшы тою өчен йога белән шөгыльләнүче кешеләр саны артыр”, – ди тикшерүчеләрнең берсе, нейробиолог Мариса Сильвери.
Галимнәр көчле депрессия тайпылышларын дәвалауда да йоганың ярдәме булыр дигән фикердә.
Әйткәндәй, Америкада сәламәтлекне страховкалау буенча эшләүче бер компаниянең экспертлары шундый ачыш ясаган: бак дисәң, 1981нче елдан алып 1996 елга кадәр туучылар психик чирләрдән ешрак интегә. Компания мәгълүматлары буенча, әлеге чорда туучылар арасында депрессия белән җәфаланучылар саны 2014-2017 елларда 30 процентка арткан. Ә 2017 елда үлгән 25-29 яшьлекләрнең 60 проценты – үзләренә үзләре кул салучылар.


Читайте нас: