Белфастның Квинс университеты (Төньяк Ирландия) тикшеренүчеләре кофеның аеруча бавыр яман шешеннән саклавын ачыклаган. Алар җиде ел дәвамында 472 мең кеше катнашлыгында тикшеренүләр алып барган, дип яза “Би-Би-Си”. Шушы чорда пациентларның гомум сәламәтлеген күзәтү белән бергә, яман шешкә китерә торган билгеләр өйрәнелгән. Көн саен 2-4 чынаяк кофе эчкәннәр яман шешекә 50 процентка азрак дучар була икән.
Шулай ук бу эчемлекнең йөрәк-кан тамырларына уңай тәэсире турында язалар.