Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
17 ноябрь 2019, 23:45

Теш табибына мөрәҗәгать иткәннән соң, Туймазы районыннан өч яшьлек кыз дүрт операция кичерә

Туймазы районында яшәүче кызның тәүдә бер тешен алалар, аннары икенчесен, өченчесен... Ә соңрак аңа берничә тапкыр хирургларга мөрәҗәгать итәргә туры килә.

Туймазы районының Кандра дәваханәсе табиб авыруның сәламәтлегенә зыян китергән өчен 1 миллион сум акча түләячәк.Тикшерүләр буенча, 2015 елда әни кеше, баласының теше сызлап, дәваханәгә мөрәҗәгать итә. Теш табибы өч яшьлек кызның тешен ала. Бераздан баланың температурасы күтәрелә, бите шешә. Табиб тагын бер тешне ала, аннары тагын берне...
Кечкенә пациентның хәле яхшырмый. Шул ук вакытта, баланың тешләрен рентгенга төшереп карамыйлар. Тәүдә аны Туймазы дәваханәсенә юллыйлар, аннары Уфа балалар дәваханәсендә дәвалыйлар. Хирурглар балага дүрт тапкыр операция ясый. Баланың яңак сөякләре эренли башлаган була. Нәтиҗәдә, сабыйның баш сөягенең бит өлеше үзгәрә.
Шул ук вакытта, Кандра дәваханәсенең балалар тешен дәвалау өчен лицензиясе дә булмаганлыгы ачыкланган.
Читайте нас: