Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
21 ноябрь 2019, 15:45

Кая бара бу дөнья: Авыруның күкрәгенә скотч ябыштырганнар

Пациентка скотч ябыштырган дәваханә белән прокурорлар кызыксынган. Стәрлетамак дәваханәсендә табиблар ирнең күкрәк читлегенә скотч белән йөрәк датчиклары ябыштырган.

Шундый кыяфәттәге әтисен күргән Эльбина Рәхмәтуллина аптырашта калган һәм күргәннәрен тизрәк мобиль телефонга төшергән. Баксаң, ир шулай “киенеп” поликлиникадан кайткан икән. Холтер мониторинглавын яисә гадирәк телдә әйткәндә, озайлы ЭКГ процедурасын ул инде беренчегә генә үтми.
Эльбина Рәхмәтуллина:
“Артём урамындагы поликлиникада кешеләргә менә бу датчикларны тиешенчә пластырь белән түгел, ә скотч белән ябыштыралар. Әйтерсең алларында пациент түгел, ә картон коробка”.
Йөрәкне тикшергән вакытта нервлар тыныч булу шарт, шуңа кызы әтисен яткырган да тыныч кына сораштырган, поликлиникада аны мәсхәрәләмәгәннәрме? Скотчка килгәндә исә, кызы әтисеннән нишләп шул вакытта бер нәрсә дә эшләмәдең, дип кызыксынган.
Ришат Рәхмәтуллин исә:
“Мин каян белим? Шулай тиеш дип уйладым!” – дигән.
Ул гына түгел, бушлай үтә торган медицина процедуралары вакытында датчикларга ябыштырылган кызыл скотчка күз дә йомарга булыр иде. Ләкин Холтер мониторинглавы өчен алар акча түләгән.
Медиклар да аптырый. Нәрсә булган инде шуннан, ди алар. Лейкопластырь бар, жәл түгел. Әмма скотч белән тотнаклырак икән.
“Безнең тәҗрибәдә лейкопластырь яхшырак тота, ой, дөресрәге скотч. Кеше тирләгәндә пластырь ныграк юешләнә. Зуррак мәйданга ябыштырган саен, электрод кубу ихтималы азрак”, - дигән комментарий бирәләр поликлиникада.
Республиканың баш кардиологы урынбасары Евгений Ермолаев бу вакыйга турындагы видеоязманы күргәч, Ришат Рәхмәтуллинның күкрәгенә ябыштырылган кызыл төстәге тасманы медицина изделиесе булмавын әйтә. Ярый әле пациентта аллергия реакциясе башланмаган, ди ул. Пациентларны кайгырту адекват булырга тиеш, ә аның коллегалары артыгын кыланып ташлаганнар булса кирәк.
Стәрлетамак шәһәре прокуратурасы да бу эш белән кызыксынган.
P.S. Поликлиниканың үзендә дә эчке тикшерү оештырганнар. Нәтиҗәләре дә озак көттермәгән. Поликлиника мөдире, табиб һәм шул бүлек шәфкать туташына карата выговор игълан иткәннәр. Аннары йөрәкне диагностикалаган процедура өчен акчаларны да кайтарырга вәгъдә биргәннәр. Ни дисәң дә, түләүле хезмәтне тиешле сыйфатында башкарып чыга алмаганнар бит...

Чыганак: gtrk.tv
Фото: Видеодан скрин.
Читайте нас: