Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 ноябрь 2019, 23:15

Чиратта... үлгән

Казанда көндез наркология үзәгендә 1946 елда туган ир-ат вафат булган.

Ул машина йөртү хокуклары өчен медицина белешмәсе алу өчен чиратта торган. Табиблар аңа беренче ярдәм күрсәтергә маташса да, ир үлгән. Ашыгыч ярдәм табибларына үлемне раслыйсы гына калган. Сәбәбе - өзелгән тромб.

Наркологлар һәм психиатрлар хезмәтен кичәге көннән бирле бөтен ил буенча штурмлыйлар. Уфада кешеләр медицина учреждениеләренә белгечләр янына керү өчен төнге өчтә килә.

Исегезгә төшерәбез, илдә ЮХХДИ өчен мәҗбүри медицина комиссиясен узу турындагы законга төзәтмәләр үз көченә керергә, хезмәт күрсәтү бәяләре берничә тапкыр артырга тиеш иде. Бүгенге көнгә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы әлеге яңа системаны кертүне тоткарлап торырга карар иткән.
Читайте нас: