Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 ноябрь 2019, 23:15

Няня сабыйны харап иткән...

Аның ваемсызлагы аркасында, игезәкләрнең берсе суга тончыккан.

Мәскәүдә няня биш айлык игезәкләрнең берсе белән шөгыльләнгән арада, икенче сабый суга тончыгып үлгән.Балаларның әтисе няняның су коендырган вакытта балаларның берсен үзен генә калдыруын элегрәк тә искә алган була. Хатын баланың муенына кабартылган махсус җайланма беркетә, һәм үзе икенче сабый белән шөгыльләнә. Ир улын караучысыз калдырмаска кушып кисәтү дә ясый, тик ул үтәлми кала.
18 ноябрьдә няня янә малайның берүзен су коенырга калдыра, ә үзе башка бүлмәгә чыгып китә. Ванна бүлмәсенә кергәндә, бала инде су төбендә яткан була.
Хатын сабыйга беренче ярдәм күрсәтеп, коткарып калырга тырыша. Тик ул кыйммәтле минутларны гына югалта.
Әлеге фаҗигале вакыйганы тикшерү бара. 53 яшьлек няня тоткарланган, аңа " Саксызлык аркасында үлем китерү” маддәсе буенча җавап бирергә туры киләчәк.
Читайте нас: