Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 ноябрь 2019, 23:05

Ул ун көнлек кенә иде...

Яңавылда яңа туган сабый вафат булган.

Яңавылда яшәүче яшь гаилә 10 көнлек сабыйларының үле гәүдәсенә тап булды. Сулыш алмаган баланы күргәч, әти-әнисе шунда ук полиция чакыра.
Эксперт-криминалистлар бала үлеменә кемдер гаепле булуын кире какты. Гаилә уңышлы булып санала, беркайда да исәптә тормый.
Билгеле булуынча, сабыйларның кинәт кенә вафат булуы медицинада "синдром внезапной младенческой смерти" дип атала. Кызганычка каршы, Яңавылдагы сабый да шушы хәлгә дучар булган.
Читайте нас: