Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
26 ноябрь 2019, 23:30

Ашыгыч ярдәм табиблары 60 мең алачак!

Республиканың ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләүче табибларының хезмәт хакына, стажга карап, 7 мең сумнан артык акча өстәләчәк.

2020 елдан фельдшерлар – 5 мең сум, ашыгыч ярдәм водительләре 3 мең сум өстәмә акча ала башлаячак.
“Сәламәтлек сәгате” күчмә киңәшмәсендә Максим Забелин ашыгыч ярдәм табибларының хезмәт хакы, стажга һәм башка факторларга карап, якынча 60 мең сум булачагын белдерде.
Киңәшмә алдыннан республика Башлыгы Радий Хәбиров Уфа подстанциясе эше белән танышты, оператив диспетчерскаяда булды. Подстанциясенең баш табиб урынбасары Александр Степанов башкалабызда гына көненә 3 меңнән артык, ә елына 4 миллионнан артык шалтырату кабул итүләрен сөйләде. Әле бердәм мәгълүмати диспетчерская булдыру буенча эш бара.
Стәрлетамакта да бер резерв үзәк булдырылачак. Республика Хөкүмәте ярдәме белән 205 берәмлек яңа автомобиль алынган. Республикада барлыгы 565 ашыгыч ярдәм автомобиле эшли. Ашыгыч ярдәм бригадалары 345 планшет компьютеры алган.
Радий Хәбиров киләчәктә дә ашыгыч ярдәм хезмәтенә игътибар һәм кирәкле ярдәм булачагын белдерде.
"Кызыл тан" сайтыннан.
Читайте нас: