Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
27 ноябрь 2019, 18:20

Бик яхшы булыр иде

“Демография” милли проекты ярдәме белән өлкән буын кешеләренә медицина ярдәме күрсәтү яңа дәрәҗәгә күтәрелә,

Башкортстанда махсус оештырылган мобиль бригадалар 65 яшьтән өлкәнрәк булган авыл җирендә яшәүчеләрне дәваханәләргә бушлай төрле тикшерүләр үтәргә йөртә башлады, дип хәбәр итәләр республиканың Хезмәт министрлыгында.
“Демография” милли проекты ярдәме белән өлкән буын кешеләренә медицина ярдәме күрсәтү яңа дәрәҗәгә күтәрелә, - диде министрлыкның матбугат сәркәтибе Роза Кузьменко. – Бүгенге көндә мобиль бригадалар 160тан күбрәк авыл кешеләрен төрле тикшерүләргә алып барып кайтты”.
2024 ел азагына мобиль бригадалар тарафыннан республика авылларында яшәүче 45% халыкны шундый тикшерүләргә алып бару планлаштырыла.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Башкортстанда әле 65 яшьтән өлкән булган 222 мең кеше исәпләнә.
“Демография” милли проекты кысаларында "Өлкән буын" төбәк проекты буенча федераль бюджеттан республикага автотранспорт сатып алу өчен 34,2 млн. сум акча бүленгән.
Башинформ чыганагы
Читайте нас: