Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
30 ноябрь 2019, 21:35

Шикәр чире белән шаярмагыз...

Нефтекамада үзенә инсулин кадаудан баш тарткан кыз вафат булган.

Аңа шикәр диабеты дигнозы 13 яшендә куелган. Һәм ул үзе даими инсулин кадый торган булган. Ләкин табиблар белдерүенчә, үсмер сәламәтлегенә салкын карап, берничә көн кирәкле препаратны кадамый һәм дәваханәгә эләгә. Анда сигез көн реанимациядә ята.
Аннары аны гомум палатага чыгаралар һәм берничә көн аның хәле бик начар була. Ә беркөнне ул йокысыннан уянмый...
Шикәр диабеты - бик мәкерле авыру. Ата-аналар балаларының инсулин кадап торуларын контрольгә алырга тиеш. Шулай иткәндә, әлеге үсмер исән калыр иде.
" Кызыл тан" сайтыннан.
Читайте нас: