Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
2 декабрь 2019, 18:10

Файдалы азык- дарудан да яхшырак

Билгеле немец табибы Франсиска Рубин, сәламәтлек өчен иң файдалы ун төрле азык исемлеген бәян итте. Бу исемлеккә: солы, бал, имбирь, бәрәңге, кәбестә, куркума, үсемлек мае, тоз, лимон һәм суган кергән.

Ашказан эшчәнлеген көйләү өчен солы һәм кәбестә файдалы. Солы начар холестеринны киметә һәм яман шеш авыруыннан саклый. Кәбестә азык эшкәртүне яхшырта. Артроз һәм сулыш юллары авыруыннан, тоз кушылган бал ярдәмгә килә.

Кан тамырларын чистартуда имбирьнең ярдәмен күрерсез. Ул шулай ук канда холестерин һәм шикәр күләмен киметә, канны сыеклый һәм бөерләр эшчәнлеген яхшырта. Үсемлек маеның йөрәккә файдасы күп. Зәйтүн мае кан тамырларын ныгыта, киндер мае тромблар барлыкка килүгә каршы тора, аларны эретү үзенчәлегенә дә ия.

Баш авыртканда лимон салынган кофе эчү файдалы. Ә бал кушылган куркума яман шеш авыруларына каршы тору сәләтен арттыра. Бәрәңге пешерелгән су үзәк көюдән коткарыр.
Читайте нас: