Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
2 декабрь 2019, 21:40

Тәрәзә чистарткыч эчеп биш кеше үлгән

Ярославль өлкәсенең Дубки бистәсендә, беренчел тикшерүдән күренгәнчә, тәрәзә чистарткыч сыекча эчеп биш кеше үлгән.

Алар – өч ир һәм ике хатын-кыз бер өйдә шушы эчемлекне кулланып кәеф-сафа корганнар.
Ирләр шунда үлгән, хатыннар дәваханәдә җан биргән.
Тикшерү комитетының төбәк бүлеге кеше организмына куркыныч яный торган продукция саткан өчен җинаять эше кузгаткан.
Сыекчаның каян алынганлыгын ачыклыйлар.
Читайте нас: