Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
3 декабрь 2019, 22:10

155 кеше бөер күчереп утыртуны көтә

Трансплантология тарихында Башкортстанда тәүге тапкыр органнар күчереп утырту буенча 50дән артык операция ясаганнар, дип хәбәр иттеләр БР Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Бөер күчереп утырту буенча беренче операцияне Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә 1996 елда ясаганнар. Шуннан башлап бүгенге көнгә кадәр республикада бөер күчереп утырту буенча операцияләр саны 468гә җиткән.
“2019 ел йөрәк күчереп утырту буенча рекордлы булды, - диләр ведомствода. – Быел, мәсәлән, шундый 7 операция ясалган, гадәттәге 3-4 операция урынына”.
Бүгенге көндә республика клиник дәваханәсендә бөер һәм бавыр трансплантацияләре ясала. Йөрәк трансплантациясе буенча операцияләрне республика кардиологик үзәгендә эшлиләр.
“Бөер трансплантациясен бүгенге көндә 155 кеше көтеп ята. 66 пациент – бавыр, 22 кеше – йөрәк күчереп утыртуга мохтаҗ. Аннары ашказаны асты бизен күчереп утыртуны көтүчеләр исемлеге булдырылган. Бу операциягә әле 21 кеше чират тора”, - диләр Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Чыганак: bashinform.ru
Фото: ugra-news.ru
Читайте нас: