Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
3 декабрь 2019, 12:40

Даруларны рекламалау тыелырмы?

Дару препаратлары һәм медикаментларны рекламалауны тулысынча тыярга кирәк, чөнки кешеләр еш кына реклама басымы астында чит ил препаратлары сатып ала, Русия җитештерүчеләренең исә мондый реклама кампанияләре үткәрү өчен акчасы юк. Бу хакта “РИА Новости” агентлыгы Дәүләт думасының Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Ниловка сылтама белән хәбәр итә.

-- Дару препаратлары һәм медикаментларны рекламалауны тулысынча тыярга кирәк, - диде Ярослав Нилов Русия сәламәтлек саклау атналыгы ачылышында.

Ул билгеләп үткәнчә, дару – социаль продукт ул, кешеләр аларны алу өчен шактый зур акчалар сарыф итә һәм препаратларны рекламаның көчле басымы астында сатып ала. “Безнең дару җитештерүчеләр чаң кага башлады инде. Алар үз товарларын тәкъдим итү өчен бюджет акчалары бүлеп бирә алмавын әйтә. Даруханәләрдә без чит ил товарларының зарарлы йогынтысын күрәбез, безнең җитештерүчеләр анда хәтта үз препаратларын да куярлык хәлдә түгел”, - дип ачыклык кертте Ярослав Нилов, дип яза “Татар-информ”.

«Кызыл таң» сайтыннан.

Читайте нас: