Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
3 декабрь 2019, 13:20

Гасыр чире турында нәрсә белергә кирәк?

Экспертлар билгеләвенчә, ВИЧ инфекциясе үлемгә китерү очрагы буенча 5нче урында тора. Аның таралуы күп вакытта кешеләрнең, ул миңа кагылмас, дигән ялгыш уйларыннан барлыкка килә. Вирус кешеләрне социаль статуска, яшәү рәвешенә һәм гадәтләргә карап сайламый, ул һәр кеше организмына үтеп керергә сәләтле. Статистикага күз салсаң, бу вирусның шактый күп кешене зарарлавын күрсәтә.

ВИЧ инфекциясен таратучы булып инфекцияле кеше, авыру һәм вирус йөртүче торырга мөмкин.
ВИЧ йогу юллары:
- очраклы җенси мөнәсәбәткә керү;
- вирус белән зарарланган шприцлар һәм энәләр куллану;
- ВИЧ белән зарарланган анадан йөкле чакта, күкрәк сөтен имгәндә балага күчү куркынычы бар.
- чистартылмаган кырыну, маникюр, педикюр һәм гигиена процедураларын үткәндә йогарга мөмкин;
- вирус кеше организмының барлык биологик сыекчаларында да була (тир, яшь, төкерек). Әмма аның өчен кан, сперма яки аналык секреты, күкрәк сөтендә генә сәламәтлек өчен зарарлы концентрациясе булмаска да мөмкин.
ВИЧны ничек белергә?
Бүгенге көндә иң таралган ысул – вирус антитәнчекләренә тест тапшыру. Тестның уңай нәтиҗәсе кеше организмында ВИЧка каршы антитәнчекләр барлыгын күрсәтә. Бу кеше зарарланган дигән сүз. Ә тестның кире нәтиҗәсе ВИЧ антитәнчекләре юклыгын исбатлый.
ВИЧ кайчан йокмый?
- ВИЧ көнкүреш шартларында йокмый.
- ВИЧ тышкы мохиттә тиз үлә, ул бары кеше организмында гына яши. Шуның өчен аның белән су кергәндә, спорт белән шөгыльләнгәндә, бөҗәкләр тешләгәндә зарарланып булмый. Шулай ук тирдә, төкеректә, күз яшьләрендә дә кешене зарарландырырлык вирус бүленеп чыкмый.
- Чир шулай ук күрешкәндә, табак-савыт, кием, чүпрәк аша, ютәлләгәндә, төчкергәндә йокмый.
ВИЧ инфекциясен кисәтү чаралары:
- сәламәт җенси партнерыңа тугрылык саклау, очраклы мөнәсәбәтләргә кермәү;
- очраклы мөнәсәбәтләрдән саклану, яисә презерватив куллану;
- наркотиклар һәм психотроп матдәләр кулланмау;
- бер тапкыр кулланышлы шприцлар файдалану;
- ВИЧка тикшерелеп тору;
- Сәламәт тормыш алып бару.
Елена Солтанова,
табиб-инфекционист.
Читайте нас: