Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
4 декабрь 2019, 17:10

Балык мае кайчан кирәк?

Балык мае тәме буенча күңелгә ятмаса да, файдасы зур аның. Әйтик менә ревматоидлы артрит борчыганда кимерчәкләрне ныгыту өчен иртән һәм кич 1 әр аш кашыгы балык мае эчәргә кирәк.

Пешкән урынны дәвалау өчен тигез нисбәттә бал белән балык маен кушып болгаталар. Тампонга салып, проблемалы урынга куялар. Бәйләвечне сәгать саен алыштыралар. Шулай иткәндә, авыртынулар җиңелрәк үтә.
Атеросклероз, шикәр диабеты вакытында 2-3 ай дәвамында иртә- кич 1әр аш кашыгы балык мае эчәләр.
Депрессия, стресс күзәтелгәндә балык маен ай саен 1 атна һәр иртә 1 әр чәй кашыгы кабул итәләр.
Үзегезне саклагыз, дуслар.
Читайте нас: