Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
4 декабрь 2019, 17:40

Кара тмин ярдәмендә бик күп авыруларны җиңеп була

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.с.): «Кара тминның барлык авыруларга да дәвасы бар», – дигән хәдисе билгеле.

Кара тмин составында май кислоталары, аминокислоталар, А, В, В2, В3, В6, Вд, С, Е провитаминнары, эфир майлары, минераль матдәләр, макро- һәм микроэлементлар бар.
Кара тмин мае һәм орлыгы бик күп авыруларны дәвалау чарасы булып тора: ашказаны-эчәк авырулары (гастрит, энтероколит), ашказаны, эчәк тракты спазмалары;
бавыр авырулары, үт куыгы ялкынсынуы (гепатит, цирроз, холецистит);
йөрәк эшчәнлегенең функциональ бозылулары (кардионевроз), йөрәк тамырларының спазмы (ишемия, стенокардия), гомуми атеросклероз;
баш авыртуы;
төрле тән тиресе авырулары;
спазмларга каршы һәм авыртуны басучы чара;
бөер-сидек юллары, җенес әгъзалары авырула ры;
сулыш юллары, үпкә авырулары;
төрле инфекцион йогышлы авырулар (яхшы бактерицид чара; антибиотикларга чыдам микробларны үтерә);
күкрәк сөтен арттыра;
иммун системасын ныгыта;
буыннар авыртуы, остеохондроз.
Дөрес кулланганда кара тмин организмга тик уңай тәэсир итә.
Кара тмин иммун системасын стимуллаштыра. Шул сәбәпле хроник авыруларның симптомнары көчәергә мөмкин. Биостимуляторлар кабул иткәндә, бу хәл организмның нормаль реакциясе. Бу очракта даруны 2-3 көн кулланмый торырга кирәк.
Авыруларны кисәтү, иммунитетны ныгыту өчен кара тмин маен яисә орлыгын тәүлеккә бер тапкыр ашарга 30 минут кала 1 чәй кашыгы кулланырга тәкъдим ителә.

Читайте нас: