Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
4 декабрь 2019, 00:45

Министрлык каршында үз-үзен үтерергә ниятли

Уфада яшүче Рәфис Әхмәтгәрәев республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы бинасы янында үз-үзен үтерү белән яный.

Ул онкология чиреннән җәфа чигә һәм коточкыч авыртулардан изалана. Шушы көчле авыртулар аны гомеренә чик куярга этәрә дә инде.
Табиблар аңа авыр операция ясаган. Әмма арытаба дәвалаудан баш тарталар, дарулар тиешле нәтиҗәне бирми. Рәфис фикеренчә, аны дәвалаганда берничә хата ясаганнар, хәзер ул шуннан зыян күрә, дип хәбәр итә "КП-Уфа".

Бүген авыруны табибка язганнар. Ләкин Рәфис үзенең ниятеннән баш тартмый әле...
"Кызыл тан" сайтыннан.
Читайте нас: