Үт куыгы бавыр янында урнашкан һәм үт җыелган кечкенә бер резервуарны тәшкил итә. Ул үтне вакытлыча саклап , кирәк булган саен чыгарып тору функциясен үти. Үт бүленеп чыкмаган очракта аш начар эшкәртелә.
Үт куыгында таш барлыкка килүнең сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Иң еш очраганы үт куыгы яки ашказанының хроник авырулары, холестеринга бай азык куллану, симерү , шикәр диабеты. Ташлар бер көндә генә барлыкка килми, моның өчен 5-20ел вакыт үтүе ихтимал. Әгәр уң кабырганың аскы өлешендә авырту сизәсез икән табипка күренергә һәм УЗИ үтәргә кирәк. Әгәр авыру яңа башланган булса, аны дарулар ярдәмендә чыгарып була. Әгәр ташлар, күптән барлыкка килсә, хирург ярдәме кирәк булачак.
Таш барлыкка килүнең билдәләре:күңел болгана, баш әйләнә, уң як кабырганың аскы ягы авырта, йөрәктә үзен сиздерә. Еш кына бу авыртулар майлы, консервланган азык кулланудан соң барлыкка килә.
Артык тән авырлыгы, дөрес тукланмау, аз хәрәкәтләнү дә организмдагы әйләнеш процесларын тоткарлый.
Бу чиргә күбрәк хатын-кызлар дучар була. Гәүдә авырлыгы нормадан арткан хатын-кызлар даими тикшерелеп торырга кирәк.
Түбәндәге ризыкларны чамалап куллану яхшы
–аертылмаган сөт, сыр, туңдырма; коймак, вафли, кекс, торт, камыры әчетми пешерелгән эпи, көнбагыш, попкорн, майлы бәлеш, кыздырылган ит, балык концервалары, майлы шурпа, шоколад, чипсы. Шулай ук йомырканы да чамадан тыш күп кулланырга ярамый. Даими рәвештә С витамины кабул итеп тору күп чирләрдән азат итәчәк. Цитруслар, чия, яшел борчак, брюссель кәбестәсендә бу витамин күп. Тәүлегенә алты тапкыр ашау, актив тормыш алып бару, хәрәкәтләнү ниндидер дәрәҗәдә үт куыгында ташлар барлыкка килүне кичектерә.
Фәрзәнә ИСМӘГЫЙЛЕВА әзерләде.