Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
4 декабрь 2019, 23:20

Яман шешкә китерүче 3 сәбәп!

Алман табиблары яман шешкә китерүче өч төп сәбәп турында сөйләп бирде.



Яман шеш авыруын барлыкка китерүче өч төп сәбәп турында табиблар MedikForum.ru. да сөйләде.
Ачыклануынча, тырышканда, онкологиядән котылам дисәң, дөньяда бу авырудан яртылаш котылып була икән. Моның өчен өч төп шартны үтәргә кирәк.

Тәмәке тартмаска.
Актив тартучылар да, пассив тартучылар да бу авыруга дучар ителә.
Тәмәке тарту ун төрле: үпкә, җен, бугаз, тел, бөер, сидек куыгы, йоткылык, ашказаны, аналык муентыгы, ашказаны асты бизе яман шеш авыруларын китереп чыгара.
Икенче сәбәп: артык гәүдә авырлыгы.
Артык гәүдә авырлыгы булу сәбәпле, канда шикәр, липидлар, гормоннар туплана, кан басымы арта. Артык гәүдә авырлыгы аналык, бөер һәм бавыр яман шеш авыруына китерә.
Тагын бер сәбәп: алкогольле эчемлекләрне күп эчү.
Ул күкрәк, бавыр, тел, бугаз, йоткылык, юан эчәк яман шеш авыруына китерә.
Көн дә хәмер эчкән кеше яман шеш авыруы килеп чыгу куркынычын 29% арттыра
Читайте нас: