Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
6 декабрь 2019, 05:45

99 мең авыл кешесе тикшерү үткән

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча, “Сәламәт республика - сәламәт төбәк” акциясе 22 апрельдән уздырыла. Акциянең максаты - Владимир Путинның май указы белән расланган «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, республиканың авыл халкы өчен медицина ярдәменнән һәркем файдалана алуны арттыру.

Бүгенгесе көнгә, табибларның күчмә бригадалары, 99 мең кешегә төрле медицина ярдәме күрсәткән. Әлеге чаралар вакытында 9 меңнән артык кешедә төрле авырулар булуы ачыкланган: 557 яман чир авыруы очрагы, 850 пациентта шикәр чире теркәлгән, 7773 кешегә югары кан басымы авыруы куелган. Ачыкланган авырулар буенча, алар өстәмә тикшерү узачак.
Бүген "Диагностика" мобиль модуле Башкортстанның Нуриман районында эшли, ә аннары Нефтекамск аша Чакмагыш районына юл тотачак. Кардиологик модуль республиканың Хайбулла районында урнашкан, ә стоматология модуле Балтач районында эшен төгәлләде һәм артабан Бакалы районына барачак.

Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ\Олег Яровиков
Читайте нас: