Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
6 декабрь 2019, 16:25

Хуш исле поп-корнга кызыкма

Һәр поп-корн сатылган җирдә минем улым өчен «яныннан узып китмә» дип язылган сыман. Урамда бу «тәм-том»ны ашап йөрүе генә җитмәгән, кибеттән ярымфабрикатлар алып кайта да һәр кич бер-ике «чиләк» кыздырырга куша. Бу истән башым авырта, өйдән чыгып качасылар килә. Миңа жәл түгел, шулай да файдалы әйбергә дә охшамаган бит ул. Бәлки мин ялгышамдыр?

Дөрестән дә, поп-корнның файдасы юк диярлек. Өстәвенә үпкәләргә дә зыяны бар. Дөресрәге, кукуруз үзе түгел, ә аны кыздырган май зыянлы.
Белгечләр майга кушыла торган хуш исләндергеч матдәләр гаепле дип саный. Бу әлегә исбат ителмәгән, шулай да алар кыздырганда таркала һәм зыянлы матдәләр бүлеп чыгара. Кайвакыт бу истән зыян күрүчеләрнең үпкәләренә опреация ясарга да туры килә.
Поп-корн белән артык мавыкмаска киңәш ителә (өйдә кыздыру бөтенләй тыела). Әгәр улыгыз поп-корнсыз яши алмый икән, димәк, ярымфабрикатларны гади майда кыздырыгыз, кукуруз белән сатылган майны кулланмагыз. Бер сыйфатсыз нәрсәдән булса да баш тартырсыз.
«Гаилә календаре»ннан.
Читайте нас: