Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 декабрь 2019, 16:20

Гасыр чире турында нәрсә белергә кирәк?

Әлеге көндә вирус өч юл белән йогуы билгеле: ВИЧ инфекцияле яки СПИД белән авыручы белән җенси мәнәсәбәт,ВИЧ инфекцияле кешенең каны сәламәт кеше канына эләгүе һәм йөкле анадан балага, күкрәк сөте аша күчүе мөмкин.

1988 елдан алып Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы карары буенча 1 декабрь СПИДка каршы көрәш көне, дип билгеләнде.
СПИД– кешенең иммун системасы какшау синдромы– озак еллар барган Вич инфекциясе тәэсире. ВИЧ инфекция ул кеше иммун системасы вирусы. ООН мәгълүматлары буенча бүгенге көнгә 15 яшьтән 49 яшькәчә 40миллион кеше ВИЧ белән зарарланган. Антиретровирус препаратлары кулланучы инфекцияле кешенең гомер озынлыгы сәламәт кешенекеннән аерылмый.
СПИД ка профилактика
ВИЧ –үзенчәлекле вирус, аның белән зарарланган кеше үзен күп еллар яхшы тоярга мөмкин. Кеше организмына үтеп кергән вирус акрын гына имун системаны җимерә, кан клеткаларын зарарлый.
ВИЧ инфекция белән зарарлану ул әле СПИД белән авыру түгел. Аның билгеләре килеп чыкканчы вирус организмда 10елдан артыграк та сакланырга сәләтле. Шушы вакытта авфру кеше үзе белми вич инфекциясен башкаларга йоктырырга мөмкин. ВИЧ вирусы белән авыру кеше организымындагы зарарланган сыекчалар аркылы зарарлана. Вирус күп очракта кан, сперма, җенси органнардан бүленеп чыккан сыекча, күкрәк сөте. Вирус йогарга мөмкин саклану чаралары кулланмый башкарган җенси мөнәсәбәт, вирус белән зарарланган инструмент яки энә, тире өсте җәрәхәтләнгән очракта йогуы ихтимал.
Әлеге көндә вирус өч юл белән йогуы билгеле:
ВИЧ инфекцияле яки СПИД белән авыручы белән җенси мәнәсәбәт,
ВИЧ инфекцияле кешенең каны сәламәт кеше канына эләгүе һәм йөкле анадан балага, күкрәк сөте аша күчүе мөмкин.
ВИЧ белән күрешкәндә, кочаклашканда, һбешкәндә. Йүтәлләгәндә. Тир аша, бөҗәкләр тешләве аркылы, савыт-саба, уртак көн-күреш әйберләре, су(ванна, душ, туалет) кулланганда йокмый.
ВИЧ вирусы организмга үтеп керү белән авыру башланып китми, ул төрле сәбәпләр аркылы көчәеп китәргә сәләтле. Авыруның психологик торышы, генетик үзенчәлекләре, яшәү рәвеше һәм башка сәбәпләр булырга мәмкин. СПИДның 5 төп билгесен әйтергә була:
Зарарланган кеше 2-3 ай эчендә үзендә хәлсезлек сизә. Тән температурасы күтәрелә. Баш авырту, лимфатөерчекләре зурая, тәндә таплар барлыкка килә. Бу стадия 3 атна бара.
Вирусны йөртүче үзендә бернинди үзгәрешсез 10ел йөри, мәсәлән СПИД билгеләре лимфа төерчекләре зураюы гына күзәтелә.
СПИД стадиясына җиткәч бу билгеләр көчәя, авыру кисәк кенә тән авырлыгын югалта, эч китү, температура күтәрелә, көчле ютәл, тиредә төрле таплдар чыга.
СПИДның соңгы чиге ндә авыру ның хәле начарая һәм үлә.
Төп профилактика булып кешенең сәламәт тормыш алып баруы тора. Һәркем ВИЧ вирусының нинди юллар белән таралуын белергә тиеш. Аңардан беркемдә страховать ителмәгән. Олымы ул яшьме, нинди дин тота. Әлегә ВИЧ вирусына каршы торырлык дару һәм вакцина табылмаган, Үзегезне куркыныч хәлдә калдырмас өчен саклану кагыйдәләрен белү кирәк.
  • Наркотиклар кулланудан баш тарту;
  • Маникюр, педикюр, пирсинг, татуаж ясатканда инструментлар дезинфекцияләнгән булырга, яки бер тапкыр кулланыла торган инструментлар куллану ;
  • Җәрәхәтләнгән урынга башка кешенеёң каны тисә. Аны шунда ук агып торган су белән юарга, 3процентлы перекись яки 70 процентлы спирт белән эшкәртеп, җәрәхәтләнгән урынны ябыштырып куярга киңәш ителә.
  • –күзгә эләккән вкытта шулай ук су белән яхшылап юарга һәм альбуцит тамызырга.
  • Кан авызга эләккән очракта авызны 70процентлы этил спирты белән чайкарга кирәк.
  • Беренче ярдәм күрсәткән очракта резина перчаткалар куллану, битлек кию киңәш ителә.
  • Елена Солтанова, табип, инфекционист.
  • Читайте нас: