Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 декабрь 2019, 08:05

Ни өчен имбир (зәнҗәбил) — җәннәт тәмләткече дип йөртелә?

Әйтте Аллаһы Тәгалә: «Анда (җәннәттә) алар­ны (мөэмин-мөселманнарны) сәлсәбил дигән чишмәдән зәнҗәбил кушылган эчемлек белән сыйлыйячаклар» (76:17-18)Имбир — мәңге яшел тропик үсемлек. Дәвалау өчен имбирнең чи тамыры яисә киптереп вак итеп төелгән тамырының порошогы кулланыла.Имбирне борынгы заманнардан бирле үстерәләр. Хәзер Кытай, Корея, Малазия, Индия аны күп күләмдә җитештерә.Имбир — ачы һәм хуш исле тәмләткеч һәм бер үк вакытта бик нәтиҗәле дәвалау чарасы да. Үсемлек­нең вакланган чи тамырын су парында тотып куу ысулы ярдәмендә эфир мае ясала. Ул ислемай, кос­метик әйберләр эшләп чыгаруда киң кулланыла.

Имбирнең химик составы

Имбир тамырының составында бихисап биоло­гик актив матдәләр бар. Аларның иң мөһимнәре: аксым, углеводлар, эфир майлары, сумалалар, дуплау (дубильные) матдәләре, А провитамины, С, А, Вг, В9, Р, РР витаминнары, макро- һәм микроэле­ментлар (кальций, фосфор, тимер, натрий, калий, магний, цинк).

Имбирнең файдалары

Имбир шәригатьтә рөхсәт ителгән тәмләткеч. Ул Якын Көнчыгыш кухнясында бик популяр, аны иттән, яшелчәләрдән, оннан хәзерләнгән ризыклар­га һәм шулай ук төрле эчемлекләргә кушалар.
Имбир составындагы бик күп биологик актив матдәләр организмны тукландыралар, ашаган ри­зыкны эшкәртүне һәм үзләштерүне яхшырталар, чөнки имбирдә ашказаны, эчәкләрнең, ашказаны асты бизенең эшчәнлеген стимуллаштыра торган матдәләр бар. Шул сәбәпле, имбир тамыры ашкайнату әгъзалары авыруы вакытында нәтиҗәле дәва­лау чарасы булып тора.
Имбир тамыры — куәтле адаптоген — физик һәм акыл арганлыгын бетерә, үзәк нерв системасын сти­муллаштыра, шома мускулларны йомшарта, авыр­туларны баса, антибиотикларга чыдам микроблар­ның үрчүен туктата, капиллярларны ныгыта, үт, бәвел кудыргыч, какырык чыгаргыч, тирләткеч, эчне йомшарткыч чара булып тора. Ул шулай ук ялкын­сынуларга һәм аллергиягә каршы кулланыла. Ял­кынсынучы тире авыруларын, эренле шешләрне, ки­селгән җирләрне, җәрәхәтләрне төзәтә.
Имбир тамыры кан басымын нормальләштерә, атеросклероз авыруын дәвалый, матдәләр алмашу­ын стимуллаштыра һәм симерүне дәвалауда эффек­тив чара булып тора. Имбир тамыры күңел болган­ганны баса, импотенция, балага узмау (бесплодие), аналык мускулатурасының тонусы түбән булган очракларда кулланыла.
УКЫГЫЗ: Ни өчен зәйтүн мае - иң файдалы май булып санала?

Куллану ысуллары

— Инфекцияләрдән саклану өчен имбир тамыры­ның кабыгын әрчеп, кечкенә генә кисәген суырыр­га, әчесе беткәч чәйнәргә;
— кипкән имбир тамырының порошогына бераз су кушарга һәм шул паста кебек катнашма белән авырткан җиргә компресс ясарга. Бу ысул теләсә нинди авыртуны баса. Порошок урынына кыргыч­та кырылган чи имбир тамырын да кулланырга була. (Игътибар! )Бу ысулны табипларга күренгәч кенә кулланырга була, чөнки авыруга ашыгыч ярдәм яисә операция кирәк булырга мөмкин.)
-теш авыртканда, авыз эченең лайлалы катла­мы ялкынсынганда имбир тамыры кисәген чәйнәргә;
-күңел болганганда 1,5 г имбир тамыры поро­шогын (0,5 чәй кашыгы) чәйгә кушып эчәргә;
-геморрой булганда — 1 чәй кашыгы алоэ согы­на бер чеметем имбир порошогы өстәргә, баллы су белән эчеп җибәрергә.
Көненә 2 тапкыр терелгән­чегә хәтле кулланырга.
Башка югарыда искә алынган авыруларны дәва­лау һәм кисәтү өчен түбәндәге рецептны кулланыр­га мөмкин:
1 чәй кашыгы имбир порошогына 1 стакан кай­нап торган су өстәргә, 30 минут төнәтергә. Һәм 1/4 стакан төнәтмәне көненә 4 тапкыр эчәргә яисә им­бир тамырын ризыкларга, эчемлекләргә кушарга. Эчемлекләргә шулай ук бал, лимон кушарга була.
Димәк, имбир бик яхшы тәмләткеч, бик күп авы­руларны кисәтү һәм дәвалау чарасы һәм бу дөньяда ук таң калдыргыч җәннәт эчемлеген татып карау мөмкинлеге, иншәәАллаһ.
Читайте нас: